Түбән Камада 1107 унберенче сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты. Бу вакыйга уңаеннан яр буенда «Сары кедалар» зур фестивале оештырылды.
«Бүген сез генә дулкынлану кичермисез, әти-әниләрегез дә дулкынланалар, - дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчеләренә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Артка борылыгыз, карагыз: минемчә, монда ярты Түбән Кама сезне озатырга килде. Әлбәттә, яраткан мәктәбең белән хушлашудан бераз ямансурак, әмма ниндидер яңа, моңарчы өйрәнелмәгәнне көтү шатлыгы да бар. Кайда гына булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә – иң мөһиме, бәхетле булыгыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз һәм бөтен Түбән Кама горурланырлык итеп яшәгез».
"Иртәгә сезнең алда яңа офыклар, яңа юллар ачылачак, ә бу юллар, тормышыгыз нинди булачак - сезгә генә бәйле», - дип чыгарылыш сыйныф укучыларын актив тормыш позициясенә чакырды Түбән Кама муниципаль
районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов.
107 укучы югары максатларга ирешә белүләрен күрсәтергә дә өлгергән инде: яхшы укулары өчен алтын медальләр алган. Рәсми булмаган «алтын» узышлары триумфаторы - 35 лицей - 19 медаль, икенче урында 27 мәктәп һәм 2 гимназия (9 ар медаль), өченчедә – 3 мәктәп һәм 32 гимназия (җидешәр медаль).
Балаларны тормышта яңа этап башланыр алдыннан тәбрикләргә әти-әниләр генә түгел, педагоглар да, мәктәп директорлары да, чыгарылыш кичәләре әле алда булачаклар да килгән иде. «Сары кедалар» фестиваленең якты мизгелләре, шул исәптән чыгарылыш сыйныф укучылары вальсы белән сез безнең фотограф һәм видеограф ярдәме белән сайтта таныша аласыз.


















