ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мәктәп укучылары арасында машина йөртү осталыгына бәйге игълан ителә
Яшьләр
  • 26 Февраль 2019 - 11:27
  • Караулар: 454
20 мартта Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе 15 яшьтән 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында автомобиль йөртү осталыгына  конкурс оештыра. 

Ярышта катнашу өчен, гомуми белем бирү яки  һөнәри белем бирү учреждениеләре, автомәктәпләр 3 кешедән торган командаларны тәкъдим итә ала. Укучылар шәхси һәм команда белән күмәк рәвештә көч сынашачак.



Бәйгенең мәҗбүри шарты - катнашучының машина йөртү хокукы булмау.  Яшьләргә автомобильне төрле юнәлешләрдә  йөртү осталыгын һәм теоретик белем дәрәҗәсен күрсәтергә кирәк булачак. 

Гаризалар 15 мартка кадәр gibdd_nk@mail.ru. электрон почтасы аша кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^