ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Игътибар: һава торышында үзгәрешләр көтелә
Кама Аланы
  • 09 Март 2020 - 15:59
  • Караулар: 77

«ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 10 мартта, республикада һәм аерым алганда Казанда урыны белән томан, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыра алуын кисәтә.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмый торырга кирәк. Трассада хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, кискен маневрлар ясамаска кирәк.

Җәяүлеләрнең шулай ук игътибарлы булуы сорала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^