Кама Аланында моношәһәр башлыгы Александр Павловның халык белән очрашуы булды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Гыйззәтуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама прокуроры Ольга Купова һәм башка кунаклар катнашты.
Гадәттәгечә, очрашуда узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Тормышка ашырылган төп проектлар – торак фондын капиталь ремонтлау, «Оазис» экопаркының икенче чиратын төзү, «Алан» яшьләр үзәген капиталь ремонтлау, «Огонек» һәм «Алтын балык» балалар бакчаларын яңа мебель һәм кухня җиһазлары белән тәэмин итү, Чистай ягыннан бистәгә борылу боҗрасыннан алып, «Татнефть» ягулык станциясенә кадәр булган юл участогында фонарьлар алыштыру һәм автовокзал янында ут баганаларын урнаштыру.
Моннан тыш, индустриаль паркның гамәлдәге резидентлары эшендәге үсешне билгеләп үттеләр. Биредә ике яңа проект гамәлгә кертеләчәк: яр буеннан авыл хуҗалыгы йөкләрен күчерү өчен склад комплексы (анда 30 дан артык яңа эш урыны булдырылачак), якынча 25 эш урынына исәпләнгән яшелчә эшкәртү цехын төзү проекты.
Киләчәккә планнар буларак, Александр Павлов республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүне, «Айгөл» һәм «Солнышко» балалар бакчаларын капиталь ремонтлауны, универсаль спорт мәйданчыгы һәм 1 нче мәктәп территориясендә футбол кыры төзүне, эретеп ябыштыру-монтаж көллияте филиалын һәм «Чулман-Су» мәдәни үзәген капиталь ремонтлауны, «Алан» үзәген кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне билгеләп үтте.
Бүгенге көндә иң кискен торучы мәсьәлә - инженерлык челтәрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү. Александр Павлов билгеләп үткәнчә, республика ярдәменнән башка күп миллионлы акча таләп итүче бу эшне хәл итү мөмкин түгел. Башлык Татарстан җитәкчелегенә яңа биологик чистарту корылмалары төзүдә күрсәткән ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде. Проект-смета документациясен эшләүгә республика бюджетыннан 19 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Очрашуда халык җитәкчеләргә үзен борчыган сорауларны да бирде. Сораулар төзекләндерү һәм ТКХ, яр буена кадәрге юлны һәм бакчачылык участокларын ремонтлау, Үзәк урам юлларын ремонтлау, яшьләр өчен креатив мәйданчык булдыру, хастаханәдә белгечләр җитмәү мәсьәләләренә кагылышлы иде. Кама Аланы ветераннар советы чаңгы юлы һәм сәламәтлек сукмагын төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Скандинавия йөреше өлкән буын арасында бик популяр.