ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
21 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
20 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
18 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
12 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
Кама Аланында тиздән экопарк ачылачак
Кама Аланы
  • 26 Сентябрь 2019 - 10:39
  • Караулар: 98

Кама Аланында экопарк булдыру эше дәвам итә. Узган ел аның беренче этабын башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 10 млн сум бүлеп бирелгән иде. Бу чараларга экопаркта ясалма сулык өчен урын казылды, кафе бинасы төзелде, буа янында балалар мәйданчыгы һәм беседка куелды, төрле төстәге брусчаткадан тротуар һәм такта сукмаклар салынды, эскәмияләр урнаштырылды, заманча яктырту һәм видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды.


2019 елда эшнең икенче этабы өчен тагын 10 млн сум  бүлеп бирелгән. Хәзер төзүчеләр буаны ныгыту эшләрен башкаралар, җәяүлеләргә су аша чыгу өчен күпер салалар. Парк биләмәләренә яшел үлән чәчелгән, 150 төп чыршы үсентесе, чәчәкләр утыртылган.


Биредә төрле яшьтәге кешеләр өчен спорт зоналары булдыру да каралган.

Экопарк Кама Аланында яшәүчеләрнең төп ял итү урыны булырга тиеш. Биредә зур ясалма чыршы да куярга ниятлиләр.


Иҗтимагый киңлекләрне яңарту программасын гамәлгә ашыру барышында соңгы елларда моношәһәр территориясендә берьюлы берничә заманча ял итү зонасы: Җиңү Паркы, «Мандарин» пляжы, «Яшьләр» скверы булдырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*