Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү.
Велосипедта йөрергә яратучылар арасында Кама Аланының өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Пенсионерлар базарга азык-төлек алырга ике тәгәрмәчле транспортта килделәр.
Әлегә Кама Аланында велосипедчылар күп түгел, әмма ел саен велохәрәкәт үсеш ала бара, диләр моношәһәр хакимиятендә.

