ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында ТР Дәүләт Советына сайлау актив уза
Кама Аланы
  • 08 Сентябрь 2019 - 11:43
  • Караулар: 188
Бүген, 8 сентябрьдә, Кама Аланында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.  Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән ачылды. Кама Аланы территориясендә барлыгы 5 сайлау участогы эшли. Участокларда иртә таңнан активлык күзәтелә. Беренче булып участокларга  өлкән буын вәкилләре килде.



«Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Павлов та иртәдән үк үз тавышын бирде. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Кама Аланы моношәһәре башлыгы бистәдә яшәүчеләрнең сайлауда  актив катнашачагына ышанычын белдерде.



Бүген  Кама Аланының сайлау исемлегенә кертелгән 11 меңгә якын кешесе тавыш бирә ала. Барлык сайлау участоклары да 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^