ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында яшь спортчылар арасында автокросс үтте
Кама Аланы
  • 21 Август 2019 - 13:14
  • Караулар: 242
Кама Аланында "Таиф-НК" кубогына Татарстан Республикасы беренчелегенә автокросс үтте. Тугызынчы ел рәттән оештырылучы ярышларда 12 шәһәрдән 47 узышчы катнашты.



Картингчылар “Стриж”, “125-Стандарт”, “Gx-200”, “Пилот”, “Хонда" классларында үзара көч сынашты.

 “Д2-юниор ОКА” классында узышучылар да тамашачылар күңелендә көчле тәэсир калдырды.



Яшь спортчылар үзләрен оста һәм тәҗрибәле узышчылар итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәләр дә куанычлы: “125-Стандарт” классында Түбән Камадан Лев Михайлов – өченче, “Д2-юниор ОКА” классында Данил Жаворонков беренче урын яулады.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^