Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Камада яшьләр өчен турслёт оештырыла
Кама Аланы
  • 17 Июль 2019 - 14:00
  • Караулар: 42
Эшләүче яшьләр өчен Түбән Камада «Квест и Лес» («Квест һәм Урман»)  турслеты узачак. 

Слет  Кама Аланының Вязовка елгасы буенда  3, 4 август көннәрендә үтә.  Анда Татарстан предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  белгечләре, хезмәткәрләре һәм студентлар катнаша ала.

Катнашучылар палаткаларда яшәячәк. Алар өчен спортның төрле юнәлешләре, көндәлек тормышта башкарылучы эшләр буенча ярышлар һ.б. оештырыла. Әлбәттә, чараның иң матур мизгелләреннән берсе - төнге учак янында җырлы-биюле уеннар. Катнашу бушлай.

Гаризалар 26 июльгә кадәр  «Заявка на турслет» тамгасы белән  kover-nk@mail.ru электрон почтасы яисә 41-69-23 номеры аша кабул ителә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Guest Мунира
Яхшы чара !
Имя Цитировать
Текст сообщения*