Рус Тат
Кама Аланы спортчысы Светлана Романова бокс буенча Идел буе федераль округы ярышларында алтын медаль яулады
Кама Аланы
  • 18 Февраль 2019 - 13:02
  • Караулар: 111
Кама Аланыннан 17 яшьлек спортчы Светлана Романова бокс буенча Идел буе федераль округы ярышларында алтын медаль яулады. Ярышлар  Пермь крае Березники шәһәрендә  узды.

Хәзер Светлана Романова бокс буенча май аенда Мәскәү өлкәсендә узачак Россия беренчелегенә әзерләнә.  Шулай ук ул Россия укучылары Спартакиадасында катнашу хокукын да яулады. Алтын медальдән тыш, Светлана Романова Олимпия чемпионы Шамил Сабиров кулыннан махсус бүләк алды. Кыз бокс белән ике ел гына шөгыльләнсә дә, бу вакыт эчендә күп бүләкләр яуларга өлгергән.

 Идел буе федераль округы ярышларында  Пермь крае, Самара, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород, Киров, Саратов өлкәләре, Мордовия, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 174 спортчы катнашты.

Татарстан командасын 23 спортчы тәкъдим итте. Гомумкоманда зачетында 6 алтын, 4 көмеш һәм 9 бронза медаль яулап, Татарстан җыелма командасы икенче урынга чыкты.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*