ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны Халыкара авыл яшьләре конгрессына чакыралар
Авыл
  • 30 Декабрь 2019 - 15:06
  • Караулар: 148

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессы оештырылуы турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашуга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  

Конгресста  Россия  Федерациясе   субъектлары  һәм дөньяның  башка  илләре авыл  яшьләренең 200 дән артык  вәкиле катнаша. Конгресс авылда  яшьләр  сәясәтен  үстерү белән шөгыльләнүче инициатив яшьләр, яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар, җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь  белгечләре  арасында  авыл  территорияләрен  үстерү өлкәсендә  әңгәмәләр кору, элемтәләр  урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу  өчен  уңай  мәйданчык  булачак.  

Чара  2020  елның  6 февраленнән  9 февраленә  кадәр  уза.  Конгресста  катнашучыларны  теркәү  2020  елның  15 гыйнварында  сылтама буенча  ачыла. 

Аны  Татарстанның  Аграр  яшьләр берләшмәсе  оештыра.   Проект  Граждан җәмгыятен үстерү буенча  президент  грантлары  фонды һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә  уздырыла.  

Конгрессны  уздыру  чорында  яшәү,  ашау-эчү, мәдәни-ял итү һәм мәгариф программасы кабул  итү  ягы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) акчалары  исәбенә тәэмин  ителә, уздыру  урынына  кадәр  килү  чыгымнарын  җибәрүче  як  түли.    

Тулырак мәгълүматны  8(843)221-75-97 телефоны    яисә  amo-rt@mail.ru электрон почтасы  аша  алырга  мөмкин. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^