ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама фермерларына авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары бушлай таратылачак
Авыл
  • 06 Декабрь 2019 - 14:49
  • Караулар: 158

Түбән Кама районы авыл  җирлекләрендә  фермерлар белән очрашып фикер алышу гамәлгә керде. “Ачыктан-ачык  сөйләшү”  форматында  эшләүнең инициаторы булып,  Түбән Кама районы башкарма комитеты тора. 

 Очрашуларда   районда  халыкның  эшлекле  активлыгын  арттыру чаралары каралды һәм  мондый  очрашуларны  даими  уздырырга  дигән карар кабул  ителде, чөнки бу очрашулар  мөһим мәсьәләләрне хәл  итүдә  фермерларга  оператив  ярдәм  итү  өчен  нәтиҗәле  мәйданчык  булуын  күрсәтте. 

Түбән Кама районының  Шәңгәлче, Кызыл Чапчак, Каенлы, Сосновка, Елантау, Майская  Горка, Ширәмәт, Иске Чишмә,    Макаровка һәм  Түбән Уратма авыл  җирлекләрендә    ачыктан-ачык сөйләшү очрашулары  узды  инде.     Фермерлар  эш барышында  килеп  чыга  торган  мәсьәләләрне  хәл  итүне сорап  мөрәҗәгать  иттеләр, аерым  алганда,  бу  сораулар  төзелеш  өчен  җир  кишәрлекләре  бүлеп  бирүгә кагылышлы  иде.   

«Нижнекамский»  кооперативы хуҗалыкларга  язын чәчәр өчен  орлык бирү программасын гамәлгә кертергә планлаштыра. Көзгә   кооператив бу хуҗалыклардан уңышны эшкәртү өчен сатып алачак. Программада катнашу өчен кооператив әгъзасы булырга кирәк. Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыйганнан соң,  яшелчәләрне Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча сату оештырылачак.

Мондый форматтагы очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Сорауларны 47-32-23, 8-917-856-39-33 телефоннары аша бирергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^