ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама фермерлары Теләче терлекчеләре алдында тәҗрибә уртаклашты
Авыл
  • 23 Октябрь 2019 - 17:14
  • Караулар: 438
Түбән Камага республиканың Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре  килде. Эш сәфәренең максаты - кышкы чорда мөгезле эре терлекләрне ашату һәм карау буенча тәҗрибә уртаклашу.

Очрашу Түбән Кама районының «Нефтехимагропром» һәм «Кармалы» агрофирмасында узды. Делегация терлек азыгы әзерләү һәм аны корпусларга  тарату барышын карады.



«Сыйфатлы азык әзерләү басуларда аксым һәм углеводларга бай масса үстерүгә, шулай ук консервантлар кушып, тәүлек буе эшли торган траншеяларга силосны вакытында салу аша ирешелә», - диләр фермерлар.

Катнаш азык компонентлары, премикслар, коры кушылмалар махсус җайланма ярдәмендә барысы бергә кушыла.  Җайланма хуҗалык рецептурасы буенча  5,5 тоннага якын   балансланган рацион әзерли.

Кунаклар шулай ук терлекчелек биналарының вентиляторлар ярдәмендә җилләтелүенә дә игътибар иттеләр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^