ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин игенчеләргә рәхмәт белдерде
Авыл
  • 16 Сентябрь 2019 - 16:24
  • Караулар: 287
Айдар Метшин  эшлекле киңәшмәдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Яхшы һава торышы бөртеклеләрне җыеп алуны тулысынча төгәлләргә мөмкинлек бирде,  уңыш яхшы – гектарыннан 33 центнер, 74 мең тонна ашлык суктырылды, - диде район башлыгы. - Хәзер шикәр чөгендере, бәрәңге алу дәвам итә, аларның уңышы да бик яхшы".

Түбән Кама районында бүгенге көнгә  2 мең тоннага якын бәрәңге (барлык уңышның өчтән бер өлеше) һәм 6 мең тоннага якын шикәр чөгендере (уннан бер өлеш) казып алынган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^