ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада 60 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнде
Авыл
  • 27 Август 2019 - 10:33
  • Караулар: 367

Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә 13 887 гектар мәйданнан 48 762 тонна ашлык җыеп алынган, бу барлык мәйданның 60% ын тәшкил итә. 

Моннан тыш, терлек азыгы әзерләү дә бара, хәзерге вакытка 5 350 тонна печән җыйганнар. 11 мең га мәйдан уҗым культураларын чәчү өчен әзерләнгән, аның яртысыннан артыгында чәчү эшләре тәмамланган.

Сөт җитештерүгә килгәндә, Түбән Камада көнлек савым 93 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 18 кг сөт савыла (республика буенча - 16 кг).

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^