Түбән Кама районында язгы кыр эшләре 98,6 процентка төгәлләнде. Хәзер карабодай чәчәсе, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне утыртасы кала.
Быел чәчү эшләре 51 мең гектарда башкарылды, аларда бөртеклеләр, кукуруз, азык культуралары, шикәр чөгендере һ. б. чәчелде.

Карның озак ятуы, кырау төшү уҗым культураларның өлешчә өшүенә китерде, шуңа күрә Түбән Кама аграрийлары яз көне бөртекле культураларны өстәмә рәвештә чәчтеләр.

Көзгә 42 мең тонна ашлык җыеп алу, 15 500 тонна печән, 52 930 тонна силос һәм 50 560 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.