Халыклар дуслыгы йортында Татарстаныбызның 100 еллыгы кысаларында шәһәребездә яшәп, үзләреннән матур иҗат әсәрләре калдырып киткән язучыларыбызның тормышын барлап, «Татар әдәбиятының җәүһәрләре» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта Тукай китапханәсенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Очрашуның беренче өлешендә инде бакыйлыкка күчкән язучыларыбызның иҗатын искә төшереп узылса, икенче бүлегендә 75 яшьлек юбилеен каршылаган, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Роза Шәехова иҗаты күзәтелде.
Шигъри табышмаклар, җыр, моң, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә 9 нчы мәктәп һәм 1 нче гимназия укучылары катнашты. Нәфисә Баязитова юбилярга атап язылган шигырен бүләк итте, җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина котлау сүзләрен юллады һәм очрашуда катнашкан яшьләрне иҗат юлына чакырды. Кичә бик җылы әдәби-музыкаль дулкында узды.