Түбән Камада ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Әхсән Фәтхетдинов музеенда урнашкан.
Экспозициядә 53 эш тәкъдим ителгән, аларда рәссам туган җир матурлыгын сурәтләгән. Күргәзмә 20 февральгә кадәр эшләячәк. Музей сишәмбе-якшәмбе көннәрендә 10.00 -18.00 сәгатьләрдә ачык.
Әбүзәр Габдрахманов 1954 елда Сарман районы Азалак авылында туган. Ул төрле жанрларда эшли: пейзаж, натюрморт, портретлар иҗат итә. Рәссам үз эшләре белән бөтенроссия, республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә катнашкан. Аның картиналары Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә урын алган.

Фото: Алмаз Фәттахов