ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Түбән Камада татар драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачыла
Мәдәният
  • 27 Декабрь 2019 - 17:08
  • Караулар: 379
Бу минутларда Түбән Камада төзекләндерүдән соң ачылган татар драма театрында беренче тамаша бара.

Түбән Кама труппасын бина ачылу белән котларга котларга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республикадан күп кенә мәртәбәле кунаклар җыелды. Тантанада шәһәр мэры Айдар Метшин да катнаша.



Билгеле булганча, театр бинасын реконструкцияләү  март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны,  театрның эче тулысынча үзгәргән. Моңа республика бюджетыннан 145 млн  сумнан артык акча юнәлдерелгән.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^