ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада республика беренче курс студентлары иҗат фестиваленең йомгаклау концерты узачак
Мәдәният
  • 12 Декабрь 2019 - 14:48
  • Караулар: 165
16 декабрьдә Түбән Камада Беренче курс студентлары көненә багышланган республикакүләм фестивальнең  йомгаклау концерты узачак.  Концерт Халык иҗаты йортында 16.00 сәгатьтә башлана.

Фестиваль Татарстан югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге уку бүлеге беренче курс студентлары арасында үткәрелә. Конкурсның жюри әгъзалары -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, хореографлар, җырчылар, театр актерлары һәм режиссерлары.

Фестивальнең зона этабында барлыгы 4000 нән артык студент катнашкан. Алар дүрт юнәлештә -  музыка, бию, театр һәм аерым жанрда үз осталыкларын күрсәткән.

Фото: "Ковер" яшьләр үзәге


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^