ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Антон һәм Виктория Макарскийлар концерты үтте
Мәдәният
  • 05 Декабрь 2019 - 12:21
  • Караулар: 116
Түбән Камада Антон һәм Виктория Макарскийлар булып китте. Артистлар Халык иҗаты йортында  шәһәрнең театр студияләре өчен мастер-класс үткәрделәр, аннары концерт куйдылар.

Антон Макарский әлегә кадәр сәхнәдә курку кичерүе турында сөйләде. "Курку  -  актерның гадәти халәте, ул сәхнәгә чыгып берничә минуттан соң уза. Куркуны көтү хисенең үзеннән  курыкмаска гына өйрәнергә кирәк", - ди артист. Шулай ук ул очрашуда катнашучыларны күбрәк китап укырга чакырды, психологизм һәм кеше күңеленең тирәнлеген аңлау рус әдәбияты классиклары Федор Достоевский һәм Николай Лесковларны укып төшенүен әйтте.



Түбәнкамалыларга концерт ошады. Җырлар үзара аралашу белән үрелеп барды. Аннары Макарскийлар тамашачылар белән фотога төштеләр, әңгәмә кордылар.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^