ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бишек җырларын иң яхшы башкаручыны ачыкладылар
Мәдәният
  • 30 Ноябрь 2019 - 10:05
  • Караулар: 167
Түбән Камада бишек җырын иң оста  башкаручылар  арасында өченче муниципаль конкурс узды. Җиңүчеләрне бүләкләү ГХАТ идарәсендә үтте.



Бәйге театральләштерелгән башлам белән ачылды, анда төрле яшьтәге җырчылар  үз телләрендә бишек җырлары башкардылар, аналарга  багышланган лирик композицияләр дә яңгырады.



Яңа туган балаларга -  Тороповлар гаиләсендә дөньяга килгән  игезәкләргә исем кушу тантанасы да узды. Алар кызларына -  Милана, улларына  Денис исеме кушарга булганнар. ГХАТ идарәсе белгечләре гаиләне бу истәлекле көн белән котладылар,  нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм  туу турында таныклык тапшырдылар.



Бәйгедә катнашкан 32 лауреат һәм 18 номинант дипломнар алды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^