ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
35 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
29 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
27 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
26 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
20 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
8 көн калды
Түбән Кама үзәк китапханәсендә пешекчеләр бәйгесе үтте
Мәдәният
  • 26 Октябрь 2019 - 15:33
  • Караулар: 37
Белгәнебезчә, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, студентларда сайлап алган пешекче һөнәренә мәхәббәт һәм яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, «Яхшы пешекче табибка тиң» дип аталган кулинар бәйге үтте. Бу хакта китапханәнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Әлеге чараның үзенчәлеге шунда ки, «Түбән Кама гүзәле» конкурсында катнашучы китапханәбез хезмәткәре, бүгенге кичәне алып баручы – Гөлназ Шалафаеваны бәяләр өчен «Ковер» яшьләр үзәгеннән оештыручы Диана Ахунова килгән иде.

Ә инде кулинар бәйгедә күп профильле көллиятнең пешекче һөнәрен сайлаган 2 нче курс студентлары «Өй эше», «Гаҗәеп бизәлеш», «Көлгенә», «Бигрәк тәмле бәрәңге», «Дуслык», «Милли ашлар» дип аталган этапларда ярышып, табышмакларны чишеп, мәкаль-әйтемнәрне дәвам итеп, үзләренең белем һәм осталыкларын уен формасында тикшерделәр. «Яхшы пешекче табибка тиң» бәйгесе катнашучыларга да, җанатарларга да – гомумән, килгән кунакларга бик ошады.

Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү әлеге сылтама аша алып барыла. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*