Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Түбән Кама китапханәләрендә Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган акция оештырыла
Мәдәният
  • 05 Август 2019 - 12:18
  • Караулар: 38

 Түбән Камада   «Минем гаиләмдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы басмасы» акциясе игълан ителде. Акция нәшриятның 100 еллыгына багышланган.

Түбән Кама китапханәләрендә бу уңайдан тематик күргәзмәләр оештырыла. Әлеге күргәзмәләрдә бай әдәби мирасыбыз саклана.

Әйтик, Кол Гали исемендәге милли китапханәдә фарсы шагыйре Низами Ганҗәвинең Татарстан китап нәшриятында 1950 елда басылып чыккан «Ләйлә вә Мәҗнүн» романтик поэмасы, татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең «Сайланма пьесалар» (1955) җыентыгы һәм башкорт шагыйре Муса Галинең «Каюмның балачагы» (1958) китаплары белән танышырга мөмкин.


Яшьләр китапханәсендә исә Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» исемле татар теленә тәрҗемә ителгән китабы саклана.

Каенлы авылы китапханәсендә драматург, публицист Мирхәйдәр Фәйзинең 1957 елда дөнья күргән "Сайланма әсәрләр" җыентыгы бар. Монда татар классикларының латин язуы белән басылган китаплары да бар.


Акциядә катнашу өчен, гаилә китапханәгездә сакланган борынгы китапның басылып чыгу елы күрсәтелгән титул битен тәкъдим итеп, фотога төшәргә һәм фотосурәтегезне nk.mo@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Акция 26 августка кадәр дәвам итә. Белешү өчен телефон: 39-94-83.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*