ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
12 көн калды
12 Декабрь 2019
12:00 - 20:00
6 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
4 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
3 көн калды
Түбән Каманың велосипедлар музеена Төркиядән ике экспонат кайтартылды
Мәдәният
  • 30 Июль 2019 - 09:25
  • Караулар: 107

Татарстанда бердәнбер булган Түбән Кама велосипедлар музее коллекциясен ике экспонат тулыландырачак. Әлеге велосипедларны түбәнкамалыларга кардәш Мармарис шәһәреннән бүләк иттеләр.

Бер велосипед конвейердан алтмышынчы елларда төшкән. Ул Төркиянең милли горурлыгы булган BISAN заводында чыгарылган.

Велосипеды пока на складе - ждут лёгкой реставрации и установки в музее

Икенче велосипед Мексикада чыгарылган. Bimex заводы инглиз лицензиясе буенча 1951 елдан эшли башлый. Түбән Камага Ливерпульда сиксәненче елларда уйлап табылган легендар Cougar моделе кайтартылды.

Из далёкой Мексики - в Нижнекамск

«Бүген төштән соң музейда велосипедларны урнаштырабыз, - дип сөйләде безгә активист Рәис Шәехов. – Биредә без тематик зона булдырырга ниятлибез: Ататөрк портретын, Мармарисның заманча фотографияләрен, Төркия флагын эләчәкбез».


Музейда бүгенге көндә кырыкка якын экспонат бар. Ул, дүшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр эшли. Керү бушлай. Урыны – “Велики” автошәһәрчеге.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*