Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада «Бердәм Россия» депутатлары Театр елы кысаларында партия проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты
Мәдәният
  • 12 Июль 2019 - 13:00
  • Караулар: 40
Түбән Камада мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре буенча координацион совет төзелергә мөмкин.  Әлеге тәкъдим «Бердәм Россия» фракциясенең Театр елына багышланган утырышында кертелде.
 
Киңәшмәдә  партиянең җирле бүлеге секретаре Айдар Метшин, шәһәр Советы депутатлары, мәдәният өлкәсе вәкилләре, Түбән Кама театрлары җитәкчеләре катнашты. Утырыш  «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектларын гамәлгә ашыру» темасы астында үтте.



Әлеге федераль инициативалар нәтиҗәсендә, Түбән Камада  узган берничә елда  Яшь тамашачы театры дүрт яңа пьеса куйган. Татар драма театры да калышмый:  быел ул 6,5 млн сумнан артык күләмдә субсидия алган. Сумманың өчтән берен «Калдырма, әни!» һәм «ЧП» спектакльләре  премьераларына тотканнар. 4 миллион сум акчага яңа автобус сатып алынган:  хәзер труппага гастрольләргә бару җиңелрәк булачак.



Түбән Кама татар  дәүләт драма театры өчен 2019 ел – юбилей елы, аның ачылуына 30 ел тула. Бүгенге көндә бинаны төзекләндерү һәм яңарту эшләре тулы куәтенә бара.

Айдар Метшин әйтеп узганча, биредә  балалар татар театры өстәмә эш юнәлешләренең берсе булачак. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бу -  Түбән Кама өчен әһәмиятле вакыйга, һәм ул милли мәдәниятне сакларга  мөмкинлек бирәчәк.



Шәһәрдә бүгенге көндә  төрле форматтагы 11 театр эшли: «Мунча ташы», «Карнавал» һәм «Ананас» курчак театрлары, «Человечки» балалар музыка театры, «АРТ-комедианты» яшьләр театры һәм башкалар.
Мәдәни-ял итү учреждениеләрендә 36 театр студиясе һәм коллектив эшли, аларда  420 дән артык кеше шөгыльләнә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә махсус театрлар бар.



Утырышта  проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуларның берсе Яшь тамашачы театрына кагыла. Аларның репетицияләре  элеккеге технология лицее базасында уза, ә чыгышлары  - Халык иҗаты йортында.  Театр әһелләре сүзләренә караганда, үз сәхнәләре булмавы  уңайсызлыклар тудыра. Айдар Метшин якын арада мәсьәләне тагын бер кат җентекләп өйрәнергә кушты. Түбән Кама мэры мәдәният учреждениеләре вәкилләрен грантларда да  активрак катнашырга  чакырды.



Депутатлар театр учреждениеләренең милек һәм матди-техник базасына анализ ясарга, шуннан соң аларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр кертергә киңәш итте.



Моннан тыш, утырышта быелдан Түбән Камада тагын бер яңа проект –  театр коллективларының  муниципаль  фестиваленә старт биреләчәге билгеле булды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*