8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан Түбән Каманың “Гаилә" паркында зур бәйрәм чарасы үтәчәк.
Игезәкләр парады, яшь парның гаилә хәлен рәсмиләштерү, яңа туган балага исем кушу тантанасы... Оештыручылар бәйрәмнең үзенчәлекле һәм истә калырлык булуы өчен әзерлек эшләре алып бара.
Шәһәрнең танылган иҗат коллективлары үз концерт программасын, ә фестивальнең иң кечкенә катнашучылары “Гаиләдән дә кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?” темасына үз чыгышларын тәкъдим итәчәк. Түбән Каманың булачак әниләре дә үз тәбрикләүләрен җиткерәчәк.
Бу көнне “Түбән Кама горурлыгы булган гаилә– 2019” конкурсына йомгак ясалачак, “Нижнекамскнефтехим” предприятиесендә эшләүчеләрнең хезмәт династияләре, тәрбиягә бала алган гаиләләр аерым билгеләп үтеләчәк.
Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мәйданчыклар, остаханәләр эше, китап күргәзмәсе дә оештырылачак.
Бәйрәм 16.00 сәгатьтән башлана.

