ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада рәссам Геннадий Капитов күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 30 Май 2019 - 12:10
  • Караулар: 379
 Мәскәү гуманитар-икътисад институты  Түбән Кама филиалының картиналар галереясендә 31 май көнне 15.00 сәгатьтә рәссам Геннадий Капитовның шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның 80 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары да булачак, ә иң мөһиме – юбиляр үзе. 

Геннадий Николаевич -   Түбән Кама сәнгать фондының элеккеге җитәкчесе, Төзүчеләр проспектындагы  22-28 нче йортлар  фасадларындагы  паннолар аның иҗат җимеше. Күп кенә шәһәр, республика һәм федераль күргәзмәләрдә катнашкан Геннадий Капитов -   Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. 

Күргәзмәдә 20 гә якын картина тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 8:00 - 17:00 сәгатьләрдә ике атна дәвамында эшли, бинага кергәндә,  паспорт күрсәтергә кирәк булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^