ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың "Апуш" китапханәсендә шагыйрә Вера Хәмидуллина белән очрашу үтте
Мәдәният
  • 01 Апрель 2019 - 16:27
  • Караулар: 512
Шагыйрә, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы Вера Хәмидуллина Түбән Камага килде. Ул шәһәрнең "Апуш" китапханәсендә балалар белән очрашты. Очрашуга  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр,  8нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары катнашты. 



Очрашуда Вера Хәмидуллина  үз эшчәнлеге  турында сөйләде,  әсәрләрен укыды. 

"Мин Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә булдым, балалар белән очрашуларда аларга табышмаклар әйттем, ләкин сездә генә аларны бик  җиңел һәм тиз  чиштеләр. Түбән Кама балалары - бик укымышлы", - диде язучы.



Балалар үзләре дә кунак алдында чыгыш ясады. Алар Вера Хәмидуллинаның  шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар,  биеделәр. Шулай ук шагыйрә балаларны шигырьләр язарга да  өйрәтте. 

Якын арада Түбән Кама балалар китапханәләре Вера Хәмидуллина бүләк иткән яңа китаплар белән тулыланачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^