Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм бу якшәмбе - 24 март көнне Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда узачак. Бәйрәмдә Түбән Кама милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, бию коллективлары һәм җирле башкаручылар катнаша.
Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.
.jpg)
Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.
.jpg)
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып та санала.
.jpg)
Бәйрәм тамашасы көндезге унда башлана.

