Түбән Кама Халык иҗаты йортын үзгәртеп кору эше дәвам итә. Әлбәттә, биредә төп юнәлешләрнең берсе - эшчәнлек алып баруга үзгәрешләр кертү. Бу хакта тулырак мәгълүматны учреждение директоры Инга Баһавиева җиткерде.
Әйтик, табышлы булуга карамастан, учреждение төрле күргәзмә-сатулар үткәрүдән баш тарткан. Хәзер биредә көндезге вакытта да халыкны җәлеп итү өчен төрле эшләр башкарыла: мисалга, "Восход" кинотеатры һәм 17 студия эшли.
Шулай ук татар милли традициясе - аулак өйләрне дә кире кайтарырга планлаштыралар. Моның өчен дискотека җиһазлары сатып алыначак. Элек мондый чаралар Халык иҗаты йортында еш үткәрелә торган булган. Хәзер Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында үтүче кичке уеннар аларга алмашка килде. Әмма Инга Баһавиева аулак өйләр традициясен Халык иҗаты йортына кире кайтарып, аларны ай саен үткәрү нияте булуын җиткерде.