ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар китапханәләр фондын баетуда үзләреннән зур өлеш кертә
Мәдәният
  • 13 Февраль 2019 - 08:36
  • Караулар: 397
Түбән Кама китапханәләре "Китапларны яратып бүләк итегез" бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул 12-17 февральдә уза. Узган ел акция кысаларында 40 меңгә якын китап җыелган.

"Барлык түбәнкамалыларны акциядә катнашырга һәм китапханә фондларын яңа китаплар белән тулыландырырга чакырабыз, - диләр оештыручылар. - Сез шәһәрнең теләсә кайсы китапханәсенә китаплар бүләк итә аласыз».

Хәер, түбәнкамалылар  акцияләр көтми, китапханәләргә төрле җыентыклар бүләк итү ел дәвамында бара. Әйтик, шушы көннәрдә үзәк китапханәгә 550 данә китап китерелгән: заманча проза, маҗаралы, детектив романнар, фантастика, фәнни-популяр, туган якны өйрәнү әдәбияты, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр. "Комплектлау бүлегендә теркәгәнннән соң, бу китаплар шәһәрнең китап киштәләрендә урын алачак һәм укучыларыбызга зур шатлык бүләк итәчәк", - диләр китапханәчеләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^