ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың төзекләндерүдән соң ачылган кинотеатрында өч көн рәттән бушлай фильмнар күрсәтеләчәк
Мәдәният
  • 25 Гыйнвар 2019 - 11:33
  • Караулар: 526
Бүген Түбән Камада «Восход» кинотеатры ачыла, аның исеме шәһәр тормышының беренче елларыннан ук билгеле. Владимир Высоцкийның туган көне алдыннан шәһәрнең Халык иҗаты йортында легендар музыкант һәм актер катнашындагы фильмнарны өч көн дәвамында бушлай карау мөмкинлеге тудырыла.

 
Бүген, 25 гыйнвар көнне:
13:30 - "Как царь Пётр арапа женил" фильмы;
17:30 - "Вертикаль" фильмы.



Шулай ук 25 гыйнварда 16:00 сәгатьтә  Халык иҗаты йортында яшь рус автор-башкаручылары фестивале үтә, анда Яр Чаллы, Казан, Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләреннән башкаручылар чыгыш ясаячак.

26 гыйнвар көнне: 
13:30 - "Родом из детства" фильмы;   
17:30 - "Короткие встречи" фильмы.



27 гыйнвар көнне:
13:30 - "Как царь Пётр арапа женил"; 
17:30 - "Служили два товарища". 



Әлеге бушлай күрсәтелүче фильмнарга урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә 8-939-331-52-52 телефоны буенча алдан язылу бара. Шалтыратулар 10.00 - 21.00 сәгатьләрдә кабул ителә.   






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^