Түбән Каманың ЮХИДИ бүлеге 26 августтан "Игътибар - балалар!" ункөнлеген башлый.
Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алыначак. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус утыргычларга утыртмый юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.
Соңгы 7 айда Түбән Кама муниципаль районы юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында 46 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 47 бала имгәнгән. Соңгы вакытта велосипедчыларны таптату ешайды, балалар катнашында шундый 8 очрак теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, “Велики” балалар шәһәрчеге ишекләре барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Биредә балалар әти-әниләре белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналарда һәм велосипедларда узышларда катнаша алалар. Күптән түгел паркта велосипедлар музее да ачылды.