ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада балалар яктылык кайтаргыч билгеләре булган өс киемнәре тәкъдим иттеләр
Иминлек
  • 05 Март 2019 - 11:30
  • Караулар: 474
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылыкны кире кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктысында ачык-ак төскә керә торган билгеләр. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белгечләре җәүялеләргә киемнәрендә шундый билгеләр булдырырга киңәш итә. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә,  яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.



Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге  һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында фликерлар ясау һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү буенча махсус акция оештырганнар.



Чарада катнашучылар яктылык  кайтаргыч  билгеләр белән бизәлгән өс киемнәрен, сумкаларны  сәхнәдән тамашачыга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен тәрәзә пәрдәләрен каплап, сәхнәне махсус караңгылатканнар, залда утыручылар өс киемнәрендәге билгеләрнең яктылык кайтару үзлегенә ия булуына үз күзләре белән ышанган. Биредә үк фликерлар ясау остаханәсе дә эшләгән. Балалар мондый билгеләрне әти-әниләренә, туганнарына да ясап бирергә вәгъдә иткәннәр. 


 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
10 Сентябрь 2026 - 13:38
Башка яңалыклар
x^