Кытайның көнкүреш техникасы җитештерүче Haier компаниясе Түбән Кама яшьләрен суыткычлар җитештерү заводында алга таба эшкә урнаштыру өчен укытачак. Әгәр башлангыч килешүләр расланса, Кытайдан интернациональ гигант Түбән Кама химия-технология институтында махсус лаборатория булдырачак.
"Фән, мәгариф һәм җитештерү актив хезмәттәшлек итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Fridge Rus укыту үзәге җитәкчесе Дмитрий Битков химия-технология институтында узган киңәшмәдә. - Институтның Haier өчен кирәкле компетенцияләре зур, теләк, энтузиазм һәм мөмкинлекләре бар, ә бездә әзерлекле кадрларга ихтыяҗ бар”.

Очрашуда шулай ук Haier Industry компаниясенең персонал белән эш буенча бүлек җитәкчесе Альбина Мазидуллина да катнашты. Вәкилләрнең максаты – институтның “Атом-төш энергетикасы һәм теплофизика” юнәлешенең “Түбән температура техникасы һәм физикасы” профиле буенча бакалаврлар әзерләүче кафедрасы белән танышу һәм уртак элемтәләр урнаштыру.

