Түбән Камада район башлыгы кубогына шахмат турниры үтәчәк. Мондый ярыш муниципаль районда инде уникенче тапкыр уздырыла.
«Ярышка разрядлы шахматчылар, шулай ук шәһәр һәм республика турнирларында катнашу тәҗрибәсе булган яшь шахматчылар да кертелә», - дип хәбәр итә «Каиссия» клубы җитәкчелеге.
Теркәлү 11 октябрьгә кадәр дәвам итә, ләкин катнашучылар саны 100 кешегә тулса, алданрак та төгәлләнергә мөмкин. Гаризаны ирекле формада тутырып (ФИО, телефон, разряд (әгәр булса), туу датасы, казанышлар), chess-nk2016@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Турнир 11 -20 октябрь көннәрендә 2 нче гимназиядә уза. Ярышта Швейцария системасы кулланылачак, ул барлык уеннарны да тугыз турда урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Турнирда кимендә 450 партия уйналачак.
Белешү өчен телефон: 8 917 240 70 37.

