Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
22 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Безнекеләрне бел: Түбән Каманың ике укытучысы РФ Президентының 200 мең сумлык грантына ия булды
Мәгариф
  • 16 Июль 2019 - 15:19
  • Караулар: 57
2019 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү буенча конкурста җиңүчеләр билгеле булды. 

Премияләрне республиканың иң яхшы 25 укытучысы алачак. Алар арасында Түбән Каманың 32 нче гимназиясе  рус теле укытучысы Наталья Клипова һәм 10 нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Ольга Полячихина да бар.
 
Конкурс үткәрү турындагы боерык  Владимир Путин тарафыннан имзаланган, аның нигезендә бөтен ил буенча меңләгән педагог бүләкләнәчәк, аларның  һәрберсе 200 әр мең сумлык грантка ия булачак.

Республика буенча Түбән Кама укытучыларыннан тыш, конкурста Әлмәт, Актаныш, Апас, Тәтеш, Саба, Сарман, Кукмара районнары педагоглары һәм Казан мәктәпләренең 13 вәкиле җиңү яулаган.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*