Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
43 көн калды
14 Сентябрь 2019
11:00 - 15:00
23 көн калды
30 Август 2019
19:00 - 21:00
8 көн калды
Горурланабыз: Түбән Кама химия-технология институтының иң алдынгы студентлары үз дипломнарын Казан ратушасында алды
Мәгариф
  • 15 Июль 2019 - 14:35
  • Караулар: 48
Казан милли тикшеренү технология университеты чыгарылыш студентларының иң алдынгылары үз дипломнарын Казан ратушасында  алды. Быел әлеге уку йортын 3030 студент тәмамлаган, шуларның 40% тан артыграгы  -  кызыл диплом ияләре. Алар арасында Түбән Кама яшьләре дә бар.

"Үз эшеңнең нәтиҗәләрен яратуың, үзеңнән югары үрләргә ирешүең, үз республикаң, илеңә уңыш китерә алуың бик шәп. Сезнең исемнәрегезнең  Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җитештерү, сәнәгать үсеше тарихына язылып калуын телим", - диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Түбән Камада Казан милли тикшеренү технология университетының филиалы  -  химия-технология институты урнашкан. Аны тәмамлаучылар нефтехимиклар сафын тулыландырып торалар. "Хәзерге вакытта  "Нижнекамскнефтехим"  тулысынча комплектланган, әмма акционерлар куйган бурычлар һәм  гамәлдәге производстволарның куәтен арттыру һәм модернизация буенча  Стратегия-2030 ны исәпкә алып, предприятие заманча һәм яхшы әзерлекле кадрларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән", - дип яза "Реальное время".

Тантанада  компаниянең генераль директоры урынбасары Родион Булашов та катнашкан. Аның сүзләренә караганда, компания  КМТТУ ректоры Сергей Юшко белән даими элемтәдә тора, предприятие өчен кирәкле булган  кадрлар составын тулыландыруда төрле программаларны гамәлгә ашыра. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*