Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбән Камада чыгарылыш курс студентлары арасында иң яхшы диплом эшенә конкурс үтте
Мәгариф
  • 11 Июль 2019 - 13:38
  • Караулар: 43
"Ковёр" яшьләр үзәгендә  Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы  премиясенә иң яхшы диплом эшен сайлау буенча конкурс үтте. 45 катнашучы арасыннан 16 сының эше югары бәяләнде, алар 3 меңнән 10 мең сумга кадәр махсус премия белән бүләкләнәчәк.

Югары һәм урта махсус белем бирү йортлары чыгарылыш курс студентларының диплом эшләре конкурсы Түбән Камада унҗиденче ел рәттән үткәрелә.

Иң яхшы диплом эше һәм проект авторларына премия тапшырудан тыш, сайлаган белгечлекләре буенча эшкә урнашуда да  ярдәм күрсәтеләчәк.

Һәрбер катнашучы үз фәнни эше  буенча алдан эксперт бәясен үткән. "Гуманитар профиль буенча белем алучылар   педагогика һәм психология мәсьәләләрен өйрәнделәр, Түбән Кама предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, законнарны камилләштерү, сәламәтлекне саклау буенча чаралар тәкъдим иттеләр", - ди яшьләр эшләре  идарәсе белгече Филиция Габдуллина. 

Технологик профиль буенча белем алучылар  нефть химиясе үсеше, автоматлаштырылган идарә  һәм социаль юнәлештәге сайтлар булдыру мәсьәләләрен күтәрде. "Азык-төлек сәнәгате һәм экологиягә кагылышлы темалар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты", - ди Филиция Габдуллина.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*