ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге стипендия булдырылды
Мәгариф
  • 28 Май 2019 - 10:20
  • Караулар: 363
Быел Түбән Камада алты студент 30 ар һәм 50 шәр мең сум күләмендә стипендиягә ия булдылар. Киләчәктә мондый стипендияне  һәр елны тапшырырга уйлыйлар.

Стипендиатлар сәнәгать тармагы өчен кирәкле профильле учреждениеләрдә – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә һәм химия-технология институтында белем ала. Лемаев стипендиясе тапшыруны «Нижнекамскнефтехим» предприятиесе җитәкчелеге гамәлгә ашыра. 

Стипендиатларның бер өлешен Химиклар көне уңаеннан оештырылган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы  тантанада  бүләкләделәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^