ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
17 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
33 көн калды
11 Декабрь 2019
18:30 - 20:30
27 көн калды
9 Декабрь 2019 19:00
10 Декабрь 2019 19:00
25 көн калды
8 Декабрь 2019
18:00 - 20:00
24 көн калды
2 Декабрь 2019 18:30
3 Декабрь 2019 18:30
18 көн калды
20 Ноябрь 2019
18:30 - 20:30
6 көн калды
Түбән Камада депутатлар мәктәп театрлары эшчәнлеге белән танышты
Мәгариф
  • 14 Май 2019 - 17:21
  • Караулар: 164
«Бердәм Россия» фракциясе депутатлары һәм социаль сәясәт буенча даими комиссия әгъзалары бүген Түбән Кама мәктәп театрларын карадылар. Әлеге эш  Россиядә Театр елы буенча проектларны гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Сүз партиянең  «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Кече Ватан мәдәнияте»  федераль һәм республика  инициативалары турында бара. Түбән Кама драма  һәм Яшь тамашачылар театрларына  программа кысаларында яңа спектакльләргә 8,5 млн сум акча күчерлгән,  тик эш матди ярдәм белән генә чикләнми – театр сәнгатенә мәгариф һәм тәрбия ысулы буларак игътибар итәргә кирәк. 

Түбән Камада төрле уку йортлары каршында төрле труппалар эшли: мәсәлән, 2 нче  гимназиядә  -  татар театры (биредә драма театры артистлары җитәкчелек итә), 32 нче гимназиядә -  «Француз клубы», 21 нче мәктәптә  -  «Театр остаханәсе», балалар экология-биология  үзәгендә  -  экотеатр.

Депутатларга мәктәп укучылары бүген үз спектакльләрен күрсәттеләр. . "Бу мөһим эшне – милли традицияләрне саклауны дәвам итегез", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова 2 нче гимназия укучылары белән очрашуда.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар