ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 35 нче лицее укучылары үз белемнәрен ил күләмендә расладылар
Мәгариф
  • 06 Май 2019 - 13:19
  • Караулар: 385
35 нче лицейның Виктор Белоусов җитәкчелегендәге  укучылар командасы "Брейн-ринг" һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарының  Россия чемпионатында катнаштылар. Бүген аларны район  җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләделәр.

Ярышлар Казанда узды, анда барлыгы 75 команда катнашты.  Илкүләм этапка чыгу өчен,  түбәнкамалылар уенның төбәк этабында катнашып, бронза һәм көмеш медальләргә лаек булдылар һәм, нәтиҗәдә, Россия чемпионатына юллама алдылар, чемпионатта  илнең 26 төбәгеннән 500 дән артык укучы катнашты.



"Чемпионат нәтиҗәләре буенча,  безнең егетләр һәм кызлар, үзләренең педагоглары Виктор Николаевич белән берлектә, 28 нче урынны яулап, 30 команда арасына керделәр, - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов. - Бу -  педагогның  шәхси үрнәгендә балаларны уенга җәлеп итүе, аларны кызыксындыруының ачык мисалы! Һичшиксез, безнең бурыч – мондый башлангычларны куәтләү, ярдәм итү".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^