Түбән Каманың 94нче "Сөенеч" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче тапкыр республика BabySkills конкурсы узды. Конкурс WorldSkillsRussia стандартлары (Яшь профессионаллар чемпионаты) кысаларында үтте.
Конкурста 57 бала катнашты, алар биш юнәлештә - мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, ресторан хезмәткәре, физик культура һәм спорт инструкторы, ЮХИДИ инспекторы һәм инженер-төзүче белгечлекләре буенча көч сынашты.
Һәр юнәлештә балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җиңүчеләрдән тыш, аерым номинацияләр дә билгеләнде, һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылды. Тәрбияче буларак Сәмирә Галимуллина, ресторатор буларак Айтан Мәхтиева һәм Диләрә Харитонова, спорт инструкторы буларак, Николь Ванифатьева югары нәтиҗәләргә ирештеләр, алар I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче буларак Шамил Шиһапов, ә инженер-төзүче буларак Кирилл Моисеев аерылып тордылар.

