ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Түбән Камада ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында республика киңәшмәсе үтте
Мәгариф
  • 22 Март 2019 - 15:56
  • Караулар: 592
 Бүген Түбән Камада  ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында  белем бирү системасының актуаль мәсьәләләренә багышланган  республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә шәһәрләр һәм муниципаль районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре  катнашты. 



Утырыш Г. Сафиуллин исемендәге  Татарстан кадетлар корпусында узды. Катнашучылар берьюлы берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар:  2019 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү, узган уку елында күзәтчелек эше йомгаклары һәм 2019 елга планнар, милли мәгарифнең торышы һәм «Ел укытучысы-2019» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре.  



Киңәшмәгә кадәр кунаклар Түбән Каманың «Кванториум» балалар технопаркында булдылар, биредәге химия, энергетика, робот техникасы һ.б. эшчәнлек юнәлешләре белән таныштылар.

Рафис Борһанов шулай ук Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы утырышында катнашты, анда корпуста быелгы уку елына якынча нәтиҗәләр ясалды, агымдагы  үзгәрешләр каралды, тәрбия эше мәсьәләләре буенча фикер алышынды.



Әлеге уку елында корпуста  тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге турында уку йорты директоры Ирина Плаксина сөйләде. Ул үз чыгышында чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә игътибар итте. Татарстан кадетлар корпусын тәмамлаячак 23 курсантның  6сы – югары хәрби учреждениеләрдә укуларын дәвам итәргә, 6 укучы  -   гражданлык хезмәтенә күчәргә, ә 1 курсант  хәрби белем бирү үзәгендә укырга тели. Хәзерге вакытта барлык чыгарылыш сыйныф укучылары  БДИ тапшыруга әзерләнә.

Киләсе уку елына корпуска  252 курсантны кабул итү планлаштырыла. 13 апрельдә кадетлар корпусында "Ачык ишекләр көне"  узачак, очрашуда 90нан артык кеше катнашачагы көтелә.

Шулай ук  Татарстан кадетлар корпусы базасында Татарстан Республикасы ДОСААФ ярдәме белән өстәмә автосыйныф ачу да  планлаштырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^