Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлегенә багышланган ярышлар узды. Ярышларда Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Мамадыш, Алабуга муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре командалары катнашты.
Командалар составы 13-15 яшьлек (ГТО комплексының IV баскычы) укучылардан торды. Ярышның мәртәбәле кунагы һәм җитәкчесе ТР «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ штабы башлыгы, Казан Суворов хәрби училищесының элеккеге җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың 2нче гимназиясе командасы җиңү яулады, икенче урынны Алабуганың 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды, өченче урында - Яр Чаллының «Калкан» кадет полиция мәктәбе командасы. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышлар Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына 5 ел тулуга багышланган иде.