ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә Түбән Камага республиканың 250дән артык укучысы “Фәндә дебют” бәйгесенә җыела
Мәгариф
  • 27 Февраль 2019 - 13:10
  • Караулар: 452
Иртәгә Түбән Камада  мәктәп укучыларының "Дебют в науке" (“Фәндә дебют”) Х Республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы финалы узачак. Быел бәйгегә Татарстанның 21 шәһәре һәм районыннан  345 эш тәкъдим ителеп, шулардан  253е хупланган һәм  бәйгедә катнашуга кабул ителгән.

Конкурс кысаларында  Ганс Христиан Андерсен әсәрләре буенча "Дания корольлеге әкиятләре" балалар иҗаты күргәзмәсе дә  әзерләнгән. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары кәгазь, катыргы, пластилин һ.б. материаллардан күргәзмәгә  491 эш тәкъдим иткән. Иң яхшы эшләр иртәгә Казан инновацион институтының җирле филиалында күргәзмәдә урын алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^