Дүрт мәйданчыкта оештырылган утырышларда Казан, Яр Чаллы, Татарстанның унтугыз районы һәм Оренбург өлкәсе педагоглары катнашты.
Ачык дәресләр, мастер-класслар, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләрнең төп темасы уку процессында нәтиҗәле заманча технологияләр куллануга багышланды. Семинарга килүчеләр алдында барлыгы 45 педагог чыгыш ясады.
Түбән Камада рухи-әхлакый юнәлештәге уку-укыту предметлары 2012 елда кертелде. Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре курсы алты модульне үз эченә ала: "Дөньякүләм дини мәдәният нигезләре", "Дөньяви этика нигезләре", "Православие мәдәнияте нигезләре", "Ислам мәдәнияте нигезләре", "Яһүд мәдәнияте нигезләре", "Будда мәдәнияте нигезләре", дип сөйләделәр безгә мәгариф идарәсе белгечләре.
Түбән Камада әлеге фәннәрне укытуда ата-аналарның үз балалары өчен ике варианттан торган модуль сайлау мөмкинлеге бар. Нәтиҗәдә, дүртенче сыйныфта белем алучы балаларның 63 проценты - дөньякүләм дини мәдәният нигезләрен, 37 проценты дөньяви этика нигезләрен өйрәнә. Дәресләр атнага бер тапкыр уза. Моннан тыш, бишенче сыйныфта укучылар Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләрен өйрәнәләр.