"Экология" илкүләм проекты кысаларында Түбән Камага урман янгыннарын сүндерүдә икенче типтагы яңа станция бинасы төзү өчен 6 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул Кызыл Чишмә бистәсендә урнашачак.
Моңа кадәр районда янгынга каршы инвентарь туплау пункты гына бар иде. Бу - башлангыч саклану пункты, анда хәтта машиналарның да булуы күздә тотылмый иде. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгына ике янгын сүндерү машинасы, кече урман патруле комплексы һәм УАЗ автобусы, «Водолей» янгын прицеплы МТЗ-82 тракторы һәм Т-100 тракторы кайткан.
Шулай ук урманчылар хуҗалыгына яңа мотопомпалар, чиләкләр һәм көрәкләр дә кайтартылган.