ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада экология буенча республика күләмендәге фестиваль үтте
Табигать һәм без
  • 29 Гыйнвар 2020 - 13:41
  • Караулар: 132

Түбән Камада сигезенче тапкыр экологик белем бирүгә багышланган  «Табигать һәм без» фестивале узды. Аның беренче этабында республиканың төрле төбәкләреннән 400 гә якын эш кабул ителде. Укучылар фотографияләр, иҗади эшләр, фәнни проектлар һ.б. тәкъдим иттеләр.

Финалга чыкккан 83 укучы үз проектларын Түбән Камада фәнни-гамәли конференциядә яклады.


"Фестиваль дәвамында кәгазьдән кул эшләре, пейзаж, пыялада рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, балалар икенчел чималдан панно ясадылар, - дип сөйләделәр безгә экология-биология үзәгендә. - Моннан тыш, махсус мәйданчыкларда укучылар микроскоп астында озынборынның авыз аппараты төзелешен, бал кортларының аякларын һ.б. карадылар. Шулай ук балалар чүп-чарны икенчел эшкәртү турында кызыклы фактлар белделәр, төрле хайваннарны аларның экосистемалары буенча урнаштырырга өйрәнделәр”.

    

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^